Биографиясе

1933 елның 28 октябре, Уфа шәһәре — 2005 елның 23 марты.

Ленинград тау институтын тәмамлаганнан соң (1957), Магадан шәһәрендә — Төньяк-Көнчыгыш геология идарәсендә, 1968 елдан СССР ФАнең Ерак Көнчыгыш бүлегенең Төньяк-Көнчыгыш комплекслы фәнни-тикшеренү институтында эшли.

1987 елдан Бөтенроссия геология фәнни-тикшеренү институтында (Санкт-Петербург), әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (1994 елга кадәр).

Хезмәтләре файдалы казылмалар геологиясенә карый. 1:200000 масштаблы СССР Дәүләт геологик картасын (Төньяк-Көнчыгыш участок) төзи.

Алтын һәм көмеш чыганакларын ачыклауда катнаша.

Хезмәтләре

Охотско-Чаунская металлогеническая провинция (строение, рудоносность, анализ). М., 1986.