Биографиясе

1974 елның 26 мартында Саба районы Иске Икшермә авылында туган.

1996 елда Казан педагогика университетын тәмамлый; шунда ук эшли (1995–2007). Бер үк вакытта, 2003 елдан, Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында, 2007–2019 елларда лексикография бүлеге мөдире.

Бер үк вакытта, 2005 елдан, Россия гадел хөкем академиясенең Казан филиалында, 2007 елдан тел белеме һәм чит телләр кафедрасы профессоры.

2019 елдан – Болгар ислам академиясендә, фәнни эшләр буенча проректор, 2021–2023 елларда – ректор вазыйфаларын башкаручы. 2023 елдан Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты.

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни эшчәнлегенең төп юнәлешләре – гомуми һәм татар лексикографиясе, терминография, стилистика, тәрҗемәчелек, инглиз һәм татар телен чит тел буларак укыту методикасы.

Иң мөһим фәнни нәтиҗәләре татар һәм инглиз лексикографиясенең теоретик һәм гамәли аспектларын өйрәнү, татар теленең лингвистик, терминологик сүзлекләрен төзү, татар электрон лексикографиясен үстерү, татар орфографиясенең һәм орфоэпиясенең, стилистикасының, тәрҗемәчелек теориясе һәм практикасының актуаль мәсьәләләрен яктырту белән бәйле.

«Краткий русско-татарский словарь деловой лексики» (2002), «Татарско-русско-английского школьного словаря» (2013) һ.б. сүзлекләр төзи. А.Ә.Тимерханов җитәкчелегендә Татар теленең аңлатмалы сүзлегенең I–V томнары төзелә һәм басылып чыга (2015–2019).

Югары уку йортлары өчен татар теле буенча уку ярдәмлекләре авторы.

Бүләкләре

Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2023).

Хезмәтләре

Язык деловых бумаг в современном татарском языке. Казань, 2002.

Язык и стиль татарского документа. Казань, 2005.

Двуязычие и перевод: теория и опыт исследования. М., 2012 (автордаш).

Әдәбият

Казанская лингвистическая школа. Казань, 2008. Кн. 1.

Сафина Э. Милли хәзинә туплау юлында (А.Ә. Тимерханов белән әңгәмә) // Идел. 2019. 26 февраль.