Биографиясе

1924 елның 15 сентябре, Казан — 1987 елның 29 августы, шунда ук.

1948 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, очкыч аппарат двигательләре факультеты профессор (1963 елдан), деканы (1962–1965), реактив-һава двигательләре кафедрасы мөдире (1979–1987).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре агым эчендә турбулент яну процессын өйрәнүгә карый. Татантовның тикшеренү нәтиҗәләре авиация двигательләренең яну камераларын эшләгәндә, нефть бирүчәнлеген арттыру максатында нефть катламнарына җылылык белән тәэсир иткәндә, атмосферага яну продуктларының агулы матдәләр чыгаруын киметү юлларын эзләгәндә файдаланыла. «Известия вузов. Авиационная техника» журналының редакторы була (1965–1987).

Уйлап табуга 38 авторлык таныклыгы бар.

«Просится сердце в полёт» шигырьләр җыентыгы (1998) авторы.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены; медальләр, шул исәптән СССР Фәннәр Академиясенең С.И.Вавилов исемендәге алтын медале, СССР ВДНХсының көмеш һәм бронза медальләре; ТАССР Югары Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. «Югары белем бирү отличнигы» билгесенә ия.

Хезмәтләре

Теория и расчёт прямоточных камер сгорания. М., 1964 (автордаш).

Основы теории горения. Казань, 1975.

Горение в потоке. М., 1978.

Розжиг битумных пластов камерами сгорания авиационного типа. Казань, 1982 (автордаш).

Әдәбият

Скворцова З. В неустанном горении // Советская Татария. 1982. 19 марта.