М.С.Таһиров һөнәр сайлавы турында

Рус телендә

Биографиясе

1952 елның 5 гыйнварында Чистай шәһәрендә туган.

1974 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли: магнит радиоспектроскопиясе һәм квант электроникасы лабораториясендә, гомуми физика кафедрасы профессоры (1993 елдан), квант электроникасы һәм радиоспектроскопия кафедрасы мөдире (1999 елдан).

Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли эзләнүләр институты директоры (2015 елдан).

Хезмәтләре конденсацияләнгән халәт физикасына карый. Таһиров Ван-Флек парамагнетикларын һәм чикләнгән геометриядә гелий-3 ТМРын тикшергәндә яңа физик эффектлар таба.

«Магнит резонансы һәм аның кулланылышының актуаль проблемалары» дип исемләнгән Бөтенроссия яшьләр фәнни мәктәбе җитәкчесе (1997 елдан).

Россия Фәннәр академиясенең Түбән температуралы физика буенча фәнни советы бюросы әгъзасы. 1998 елдан Е.К.Завойский исем. Казан яшьләр фәнни премиясе комиссиясенең гыйльми секретаре. 2016 елдан Россия фәнни фонды эксперты һәм Россия Фәннәр академиясе эксперты.

М.С.Таһиров физика фәне үсеше турында. 2022

Рус телендә. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Бүләкләре

Ван-Флек парамагнетиклары физикасына караган хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Дәүләт бүләгенә лаек була (2006). Медальләр белән бүләкләнә.

М.С.Таһиров Ван-Флек парамагнетикларының үзенчәлекләре турында

Рус телендә

Хезмәтләре

Обнаружение прямой магнитной связи ядер жидкого 3He с ядрами 169Tm в кристалле этилсульфата тулия // Письма в журнал экспериментальной и теоретической физики. 1984. Т. 39, вып. 10 (автордаш);

О возможности динамической поляризации ядер с использованием ван-флековских парамагнетиков // Письма в журнал экспериментальной и теоретической физики. 1995. Т. 61, вып. 8 (автордаш);

Anisotropic magnetization of the Van Vleck paramagnet LiTmF4 at low temperatures and high magnetic fields // J. Phys.: Condens. Matter. 2008. V. 20 (автордаш).