Биографиясе

1936 елның 24 маенда Шөгер районы Иске Шөгер авылында (хәзер Лениногорск районында) туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1963), шунда ук эшли, 1980–1995 елларда тарих факультеты деканы. Бер үк вакытта, 1983 елдан, СССРның совет дәвере тарихы (1992 елдан – хәзерге заман Ватан тарихы, 2009–2013 елларда – Ватан тарихы) кафедрасы мөдире.

1958 елда кергән тарихчы студентлар төркеме

Уртада күзлекле кеше – төркем кураторы Г.Н.Вульфсон. И.Р.Таһировның шәхси архивы

И.Р.Таһиров тарих фәнен сайлавы турында

Татар телендә

И.Р.Таһиров. Әтисе кабере янында хатирәләр

Татар телендә

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Россиядә революцион һәм милли азатлык хәрәкәтләре тарихы, Татарстанда милли дәүләт төзелеше мәсьәләләренә багышлана.

Үзенең фәнни хезмәтләрендә илдә беренчеләрдән булып милли факторның Россиянең иҗтимагый-сәяси үсешенә йогынтысын өйрәнә, борынгы заманнардан алып бүгенге көннәргә кадәр татар халкының милли дәүләтчелек тарихын киң яктырта. Аның тарафыннан «Октябрь революциясендә солдат массалары» («Солдатские массы в Октябрьской революции»), «Милли-демократик оешмалар тарихы» («История национально-демократических организаций»), «Тарихи процессның күп вариантлылыгы мәсьәләсе» («Вопрос о многовариантности исторического процесса»), «Хакимият һәм 1917 елда Россиядә милли мәсьәләне хәл итү алымнарының үзара нисбәте диалектикасы» («Диалектика соотношения характера власти и способов решения национального вопроса в России в 1917 году») кебек зур тарихи темалар эшләнә.

«Октябрь в Казани» (1967), «Революционная борьба и национально-освободительное движение в Поволжье и на Урале (февраль–июль 1917)» (1977) монографияләрендә Россиядә милли кризисның катлаулы мәсьәләләре һәм 1917 елда аны хәл итү юллары ачыла.

И.Р.Таһировның фәнни эзләнүләре нәтиҗәсендә Г.Баруди, Г.Исхакый, М.Солтангалиев, Ю.Вәлидов, И.Алкин һ.б. зур җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләре исемнәре аклана һәм тарихка кире кайтарыла.

Санкт-Петербург губернаторы В.А.Яковлев белән. 1990 еллар

Сулдан беренче – И.Р.Таһиров. И.Р.Таһировның шәхси архивы

И.Р.Таһиров Татарстан суверенитеты турындагы декларация хакында. 2020

Татар телендә. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

И.Р.Таһиров Бөтендөнья татар конгрессы турында

Татар телендә

Иҗтимагый эшчәнлеге

1990 елларда И.Р.Таһиров Татарстандагы иҗтимагый-сәяси процессларда, республиканың суверенлыгын урнаштыруда зур роль уйный, татар милли хәрәкәтенең танылган идеологларыннан берсе була.

1990 елда Татарстан тарихында яңа этап башлап җибәргән ТССРның дәүләт суверенитеты турындагы Декларация проектын әзерләүдә катнаша; 1991 елда республика статусы турында Татарстан вәкилләре һәм ил җитәкчеләре арасындагы сөйләшүләр вакытында делегация җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкара. 1992 елда ТРның яңа Конституциясенең төп нигезләмәләрен эшләүдә катнаша. 1994 елның февраль аенда РФ һәм ТР җитәкчеләре кул куйган «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турында» Шартнамәне әзерләү буенча ТР делегациясе составына керә.

ТР Фәннәр академиясенең Президиумы әгъзасы (2002–2007). 1995–2009 елларда ТР Дәүләт Советы депутаты.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетын оештыручыларның берсе һәм беренче рәисе (1992–2002). И.Р.Таһиров татар халкының милли һәм мәдәни яңарышына, Татарстанның РФ һәм чит ил татар диаспоралары белән мәдәни һәм икътисади элемтәләрен ныгытуга, татар халкы күпләп яшәгән урыннарда милли-мәдәни автономияләр оештыруга зур өлеш кертә.

Истанбул губернаторы Эролм Чакыр янында. 2001

И.Р.Таһировның шәхси архивы

И.Р.Таһиров Татарстан Фәннәр академиясен оештыру факторлары турында

Татар телендә

Бүләкләре

«Очерки истории Татарстана и татарского народа (XX век)» (1999) монографиясе өчен ТР Дәүләт бүләгенә лаек була (2001).

Дуслык, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

И.Р.Таһиров Россия тарихында татарлар факторы турында

Татар телендә

Хезмәтләре

Без тарихта эзлебез. Казан, 2016.

Дорогой свободы и братства. Казань, 1987.

История национальной государственности татарского народа и Татарстана. Казань, 2000.

На изломе истории. Казань, 2004.

История государственности Татарстана. XX век. Казань, 2005.

Әдәбият

Профессора исторического факультета Казанского университета (1939–1999): биобиблиографический словарь. Казань, 1999.

Академия наук Республики Татарстан: справочник. Казань, 2002.

Валеев Р. Ученый, политик, человек // Гасырлар авазы = Эхо веков. 2006. №1.

Авторы Г.С.Сабирҗанов