Биографиясе

1932 елның 1 августында Саба районы Байлар Сабасы авылында туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1955), ТАССР районнарында урта мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты укыта.

1961 елдан СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1972–2011 елларда Казан педагогика университетында (2000 елдан профессор).

Хезмәтләре XX йөз прозаикларының стиль һәм сәнгать осталыгына, татар прозасының шигъриятенә карый.

Хезмәтләре

Фатих Хөсни. Казан, 1968.

Яңа герой һәм яңа алымнар. Казан, 1985.

Әдәбият

Рифат Сверигинга – 70 яшь // Казан утлары. 2002. № 8.