Биографиясе

1928 елның 18 ноябре, Казан – 2021 елның 20 гыйнвары, шунда ук.

Казан педагогика институтын тәмамлый (1950). 1947–1950 елларда Шәмәрдән урта мәктәбендә укыта, 1950 елда КПССның Чүриле район комитетында бүлек мөдире.

1953 елдан Казанда: урта мәктәптә укыта, 1954–1961 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында фән һәм мәктәпләр бүлеге инструкторы.

1961–1971 елларда Казан педагогика институтында. 1971 елдан – Казан мәдәният институтында, 1983 елдан Казан консерваториясендә марксизм-ленинизм кафедралары мөдире, 1989 елдан Казан университетының историография һәм чыганаклар белеме кафедрасы доценты.

1992–2005 елларда Татарстан Мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү институтының мәдәният кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре СССРда милли-дәүләт төзелеше, Татарстанда сәяси репрессияләр тарихына, Татарстан һәм Россиянең күренекле дәүләт, фән һәм мәдәният эшлеклеләре тормышына карый.

«Политические репрессии 30-х годов: законы, исполнители, реабилитация» (1999) документлар җыентыгын төзүчеләрнең берсе. Татарстан һәм Казан тарихыннан уку ярдәмлекләре авторы.

Тарихчы-архивистлар җәмгыяте идарәсе рәисе (1993–2003), Россия тарихчы-архивистлар җәмгыятенең Үзәк советы әгъзасы.

Сәяси репрессияләр чоры корбаннарын аклауга зур өлеш кертә.

Хезмәтләре

Первая жертва генсека: Мирсаид Султан-Галиев: Судьба. Люди. Время. Казань, 1991.

Драматические страницы истории Татарстана. Казань, 1993.

История Татарстана: Страницы секретных архивов. Казань, 1994.

Сталин и «татарский след». Казань, 1994.

Трагические судьбы. научно-популярные очерки. Казань, 1996 (соавтор С.Ю.Малышева).

Неизвестный Султан-Галиев: рассекреченные документы и материалы. Казань, 2002 (соавтор Д.Р.Шарафутдинов).

Татарстан XX век: личности, события, документы: в 2 кн. Казань, 2003.

Архивы и судьбы: статьи, очерки, рецензии. Казань, 2006.

Әдәбият

Чернобаев А.А. Кто есть кто в изучении отечественной истории: Биобиблиографический словарь. М., 1998.