Тарихы

XVIII йөздә нигезләнә. 1940 елга кадәр Барское Нечасово дип атала. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

Колунец авылының Архангел Михаил чиркәве приходына карый.

1896 елда бер сыйныфлы катнаш чиркәү-приход мәктәбе ачыла (1903 елда – 18 ир бала һәм 2 кыз бала, 1909 елда – 18 ир бала һәм 3 кыз бала, 1915 елда 22 ир бала һәм 12 кыз бала укый).

XX йөз башында авылда шулай ук 4 җил тегермәне, йон язу урыны эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 620 дисәтинә тәшгкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Колунец волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан – Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш районында.

Хәзер – Федоровка авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Заря» колхозы оештырыла. 1958 елдан авылда – «Доброволец» (үзәк утары – Удельное Нечасово авылы), 1959 елдан, исеме үзгәртелеп, «Память Ильича» (1980 еллар ахырында – 1990 еллар башында үзәк утары Фёдоровка авылында урнаша) колхозлары эшли.

Мәгариф

Совет елларында башлангыч мәктәп эшли.

Халык саны

1859 елда – 341,
1897 елда – 516,
1908 елда – 591,
1920 елда – 511,
1938 елда – 224,
1949 елда – 226,
1958 елда – 187,
1970 елда – 76,
1979 елда – 48,
1989 елда – 20,
2002 елда – 4,
2010 елда – 1 кеше (рус),
2021 елда – даими яшәүчеләр юк.