Биографиясе

1921 елның 10 марты, Минзәлә кантоны (хәзерге Минзәлә районы) Бүләк авылы — 2010 елның 18 мае, Чаллы шәһәре.

Мөслим районының Яңа Сәфәр авылы МТСында өлкән комбайнчы булып эшли.

1940 елдан Кызыл Армия сафларында.

1941 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 4 нче аерым армиянең 65 нче укчы дивизиясе 127 нче артиллерия полкында 2 нче батарея расчёты туп коручысы. Төньяк-Көнбатыш, Карелия һәм Ленинград фронтлары гаскәрләре составында Тихвин оборона һәм һөҗүм операцияләрендә (1941), Волхов елгасы буендагы сугышта оборона сызыгын саклауда катнаша (1943).

1941 елның ноябрендә Тихвин шәһәре (Ленинград өлкәсе) янындагы сугышта батырлык күрсәтә. Фашистларның пехотасы һәм танклары һөҗүмен кире кайтарганда яралана. Туп расчётыннан ялгызы гына исән калса да, пехотаны кырып һәм танкларны сафтан чыгарып, ут яудыруын дәвам итә.

1945–1957 елларда Калинин (хәзерге Актаныш) районы кулланучылар берлегендә сәүдә мөдире, 1959–1963 елларда Ворошилов (хәзерге Сарман) районы кулланучылар берлеге рәисе булып эшли.

Совет сәүдәсе техникумын тәмамлый (Кострома шәһәре, 1959).

1963 елдан Чаллы шәһәрендә яши.

1963–1970 елларда шәһәр план комитеты рәисе, 1970–1981 елларда ТАССР МС Тәэминат һәм сату идарәсенең районара сәүдә базасы директоры.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

И.М.Маннанов — Тихвин шәһәре (1961), Мөслим районы һәм Чаллы шәһәренең (2005) мактаулы гражданы.

Истәлеге

Герой бюстлары Мөслим авылы Мемориаль комплексы территориясендә, Чаллы шәһәренең Дан аллеясында урнаштырыла.

Әдәбият       

Буров А.В. Твои Герои, Ленинград. Л., 1970;

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1984. Кн. 2;

Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. Казань, 1993;

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 939, 941, 948;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 101.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина