Биографиясе

1899 ел, Чистай шәһәре – 1957 елның 12 апреле, Әнкара шәһәре, Төркия.

«Буби» мәдрәсендә укый.

12 яшьтә яза башлый, шигырьләрен «Тормыш», «Сибирия» газеталарында, «Яңа милли юл» журналында бастыра.

1917 елда илдән күчеп китә, Кытайда, Финляндия, Төркиядә яши.

Татар мәктәпләрендә укыта, татар вакытлы матбугатында языша.

Иҗаты

«Сания Гыйффәт шигырьләре» дигән җыентыгы (Уфа, 1918 ел), «Тормыш көзгесе» драмасы (Хельсинки, 1937 ел), басылмый калган «Хан бүләге», «Яңа көй» пьесалары, фин татарлары өчен «Уку китабы» дигән уку әсбабы (Хельсинки, 1938 ел), Г.Тукайга, Г.Исхакыйга һәм башкаларга багышланган әдәби-публицистик мәкаләләр авторы.

Әдәбият

Миңнегулов Х.Й. Чит илләрдәге татар әдә­бияты. Казан, 2007.

Автор – Х.Й.Миңнегулов