Биографиясе

1887 елның 12 декабре – 1955 елның 4 августы, Казан.

1918 елда Петроград технология институтын тәмамлаганнан соң, Петроград һәм Таганрог авиация заводларында техник директор булып эшли; И.И.Сикорский, Д.П.Григорович, Н.Н.Поликарпов, А.Н.Туполев һ.б.ның самолет җитештерүне оештыру технологияләрен, шул исәптән легендар «Илья Муромец», У-2 (По-2), И-2, АНТ-7 җитештерүне камилләштерүдә катнаша.

1936 елдан Казанда, авиация заводы төзелешенең проект җитәкчесе (1936–1938); бер үк вакытта (1937 елдан) Казан авиация институтында, самолетлар төзү кафедрасы мөдире (1938–1955), директор урынбасары (1939–1941). Е.Н.Сивальнев җитәкчелегендә детальләрне пластик формалау юлы белән әзерләүдә заманча җиһазларның нигезен тәшкил иткән КАИ-1, КАИ-2 (РО-1), КАИ-5, КАИ-7 тышлау пресслары эшләнә һәм гамәлгә кертелә.

Бүләкләре

Ике «Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Казанский авиационный институт. Казань, 1982.

Дегтярёв Г.Л., Сафариев М.С. Казанский государственный технический университет им. А.Н.Туполева: Люди и вехи истории. Казань, 2002.