- РУС
- ТАТ
Механика өлкәсе галиме, физика-математика фәннәре докторы (1992), профессор (1993), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2002)
1950 елның 29 апрелендә Көнчыгыш Казахстан өлкәсе Курчум районы Маралиха авылында туган.
1972 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Физика-техника институтында эшли.
1983 елдан Кама политехник институтында (Чаллы шәһәре), автомобиль конструкцияләренең динамикасы һәм ныклыгы кафедрасы мөдире (1992 елдан).
2001 елдан Казан техник университетының теоретик механика һәм материаллар каршылыгы кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре деформацияләнә торган каты җисем механикасына карый.
М.Н. Сираҗетдинов хәрәкәт итә торган деформацияләнүчән конструкцияле җисемнәрнең үзара тәэсир итешүенең математик модельләрен һәм аларны исәпләү методикасын, катлаулы геометрияле юка тышчалы конструкцияләрнең статик һәм динамик деформациясен вариатив исәпләү алымын эшли; локаль дефектлары булган көпшәләр һәм аппаратлардан файдалануның мөмкин табылган шартларын билгеләү критерийларын тәкъдим итә.
Расчёт упругих тонкостенных конструкций сложной геометрии. Казан, 1993 (автордаш).
Теория и конечные элементы для расчёта тонкостенных конструкций сложной геометрии // Вестн. Нижегор. университета. Сер. Механика. 2000. Вып. 2 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.