Биографиясе

1957 елның 11 мартында Казанда туган.

1979 елда Казан педагогика институтын тәмамлый, 1980 елдан шунда ук эшли: татар филологиясе һәм тарихы (1991–1995), тарих факультеты (1995–1996, 2001–2004, 2009–2011) деканы, Россия тарихы кафедрасы мөдире (2004–2008).

Казан университетының Тарих институты историография бүлеге мөдире (2011–2013), Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институтының историография кафедрасы мөдире (2013–2014), Россия һәм якын чит илләр тарихы кафедрасы профессоры (2014 елдан).

Хезмәтләре Россия историографиясенә, тарих фәне методологиясенә, Россия һәм Татарстанда мәгариф тарихына карый. О.В.Синицын историография тикшеренүләренең XIX йөз ахыры – XX йөз башы Россия тарихы теориясе һәм методологиясендә неокантлык агымы дип исемләнгән аерым тармагын эшли.

Хезмәтләре

Кризис русской буржуазной исторической науки в конце XIX – начале XX вв.: Неокантианское течение. Казань, 1990.

Неокантианская методология истории и развитие исторической мысли в России в конце XIX – начале XX вв. Казань, 1998.

Судебная власть и судебная система России. Казань, 2004 (автордаш).