Биографиясе

1963 елның 10 августында БАССРның Туймазы шәһәрендә туган.

1986 елда Уфа авиация институтын тәмамлаганнан соң, Талды-Курган шәһәрендәге (Казахстан ССР, 1986–1990) СПТУда укыта. 1990 елдан Казан университетының Чаллы институты информацион технологияләрне автоматлаштыру кафедрасында.

Хезмәтләре җитештерү белән идарә итүнең бердәм информацион моделен кабул ителгән карарларны үтәтү системаларын кулланып төзүгә, аның методологик һәм теоретик нигезләрен булдыруга, тикшерү процедураларын гамәлгә ашыруга, технологик әзерлек этабында барлык кирәкле үзгәрешләрне чагылдыра баруга карый.

Хезмәтләре

Методология построения интегрированного информационного обеспечения гибких производственных систем механической обработки на машиностроительных предприятиях. СПб., 2004.

Управление процессом обработки партии деталей. Наб. Челны, 2004.

Интегрированное информационное обеспечение процесса управления технологическими маршрутами в рамках ЕRP-системы. М., 2005 (автордаш).