Биографиясе

1967 елның 14 августында Ленинград шәһәрендә туган.

Казан университетын тәмамлый (1989), шунда ук эшли, стратиграфия һәм палеонтология кафедрасы мөдире (1997 елдан), бер үк вакытта геология музее директоры (2006 елдан).

Хезмәтләре геологик мираска һәм пермь утырмаларына карый. В.В.Силантьев диңгезләрдә яшәмәүче ике кабырчыклы моллюскларның яңа төрләрен ачыклый, Россиянең Көнчыгыш Европа өлешендә стратотипларны һәм терәк горизонтларны билгели.

«Казан Кремле» музей-саклаулыгында Татарстанның табигыять тарихы музеен оештыру эшләренең фәнни җитәкчесе (2006–2009).

Хезмәтләре

Стратиграфический разрез татарского яруса на р .Вятке. М., 2001 (автордаш).

Геология для всех. Казань, 2011 (автордаш).

Геологические памятники природы Республики Татарстан. Казань, 2013 (автордаш).