Биографиясе

1955 елның 13 гыйнварында Казанда туган.

1978 елда Мәскәү физика-техника институтын тәмамлый. 1981 елдан Казан авиация институтында, 1984 елдан Химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтында (Казан), 1988 елдан Казан техник университетында, теоретик һәм гамәли механика кафедрасы мөдире (2003 елдан).

Хезмәтләре деформацияләнгән каты җисем механикасына һәм математик модельләштерүгә карый. И.Н.Сидоров өч үлчәнешле җисемнәрнең тотрыксыз термосыгылмалылыгы статикасы һәм катлаулы геометрияле сүрүләр мәсьәләләрен чишү өчен чик элементлар алымын үстерә. Композит материаллардан төзелгән конструкция элементларын чыдамлылыкка сынау хисапларын эшли. Турбоагрегат вал-үткәргечләренең вибрация халәтен модельләштерә һәм аларда вибрацияне киметү алымнарын эшли.

Хезмәтләре

О постановках задачи непрерывного наращивания упругих тел // Докл. АН СССР. 1990. Т. 314, № 4 (автордаш).

Задача определения остаточных технологических напряжений и перемещений в трёхслойных элементах из композитных материалов, получаемых силовой намоткой // Механика композитных материалов. 1991. № 1 (автордаш).

Построение граничных интегральных уравнений различных вариантов теории оболочек сложной геометрии // Изв. РАН. Механика твёрдого тела. 1997. № 4 (автордаш).