Биографиясе

1937 елның 20 марты, Сарман районы Зур Нөркәй авылы – 2021 елның 21 марты, Казан.

Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң (1967), шунда ук эшли.

Фәнни тикшеренүләре түләмә авыруы иммуногенезына һәм авыруны кисәтүгә, туберкулинга гадәти булмаган реакцияләрнең табигатен өйрәнүгә, аларны дифференциацияләүгә һәм, иммуномодуляторлар кулланып, мөгезле эре терлекләрдә вакцинадан соң туберкулинга каршы иммунитетны көчәйтүгә карый.

Дәүләт бүләге мөгезле эре терлек һәм дуңгызларда туберкулезга диагноз кую, авыруны дәвалау һәм кисәтү буенча чаралар комплексы эшләүдә катнашуы өчен бирелә. Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Практикум по эпизоотологии и инфекционным болезням с ветеринарной санитарией. М., 2002 (автордаш).

Әдәбият

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). Казань, 2006.