Биографиясе

1941 елның 25 августы, Смоленск өлкәсенең Красный районы Пахомово авылы — 2009 елның 30 августы, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1965), Себер, Удмуртия һәм Татарстанның фәнни һәм җитештерү берләшмәләрендә, Алжирда (1973–1976, 1979–1981) эшли, Казан университетында укыта (1968–1981, 2007–2009).

Хезмәтләре геофизика, геохимия, гидрогеология, экология, битумнар табуга карый. Швыдкин геофизик алымнар белән фильтрлану потенциалларын бәяләү; битум һәм үзле нефть чыганакларын эшкәрткәндә углеводородларга җылылык тәэсирен җир өстендәге магнитлы съёмка ярдәмендә контрольдә тоту; геофизик һәм геохимик комплекслар кулланып геологик структураларның нефтьлелеген бәяләү методикаларын эшли.

Хезмәтләре       

Геофизические методы подготовки и контроля процессов эксплуатации месторождений природных битумов. М., 2000 (автордаш); 

Геофизические и геохимические технологии прогноза и оценки нефтеносности перспективных объектов. К., 2008 (автордаш).