Биографиясе

1918 елның 29 ноябре, Могилёв губернасы Витебск шәһәре — 2006 ел, Оренбург шәһәре.

Мәскәү нефть институтын тәмамлый (1941).

1946–1958 елларда «Татнефтегеолразведка» трестында эшли, эзләү-бораулау конторасы баш геологы (1949 елдан).

1958–2001 елларда Оренбургның фәнни һәм җитештерү оешмаларында.

Эре углеводород чыганакларын — Ромашкино, Яңа Елховой, Оренбург ятмаларын һ.б.ны беренче булып ачучыларның берсе. Шпильман яңа тип нефть ятьмәләрен билгели, улеводородларны эзләү һәм разведкалауның яңа методикасын нигезли.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге Ромашкино нефть һәм Оренбург газ, нефть конденсат чыганакларын ачу һәм разведкалавы өчен бирелә.

1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.