- РУС
- ТАТ
тарихчы, тарих фәннәре докторы (1964), профессор (1965), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1983)
1913 елның 15 ноябре, Витебск губернасы Городок шәһәре — 1993 елның 7 октябре, Казан.
1930–1933 елларда Могилёв педагогика институтында укый. Ленинград университетын тәмамлаганнан соң (1938), шунда ук эшли. 1940 елдан гомуми тарих кафедрасы мөдире
1943 елдан Ашхабад педагогика институтының тарих факультеты деканы.
1948–1986 елларда Казан университетының гомуми тарих кафедрасы мөдире, 1986 елдан профессор-консультант.
«Антик дүшәмбе» фәнни семинарын булдыруның башлап йөрүчесе һәм аның җитәкчесе.
Хезмәтләре Македония, эллинистик Греция, Россиядә һәм чит илләрдә антик чорны өйрәнү гыйле менә карый. «Антик тарих историографиясе» («Историография античной истории», М., 1980) дәреслегенең берничә бүлеге, Казанда эшләгән антик тарих белгечләре Ф.Г.Мищенко һәм М.М.Хвостов турындагы ике монография авторы.
Марксизм-ленинизмга нигез салучыларның антик үткәннәргә карашларын тикшерә («Маркс, Энгельс, Ленин антик җәмгыять хакында» — «Маркс, Энгельс, Ленин об античном обществе», 1971).
Казанский период жизни и деятельности Доржи Банзарова. Улан-Удэ, 1956;
История античной Македонии: В 2 ч. К., 1960–63;
Фёдор Герасимович Мищенко. К., 1974;
Восточная политика Александра Македонского. К., 1976;
Михаил Михайлович Хвостов. К., 1979;
Распад империи Александра Македонского. К., 1984.
Античность: события и исследователи. К., 1999;
Профессора исторического факультета Казанского университета (1939–1999): Биобиблиогр. словарь. К., 1999.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.