Биографиясе

1924 елның 17 июне, Казан — 1997 елның 21 марты, шунда ук.

1942–1946 елларда совет немецлары хезмәт армиясендә — Зөя шәһәренең урман заводында, «Воркутауголь» комбинатында эшли.

Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң (1951), Казан компрессорлар заводында мастер, бүлекнең өлкән инженеры, баш технолог.

Компрессорлар төзү махсус КБн (хәзер НИИтурбокомпрессор) оештыручы һәм аның башлыгы — баш конструкторы (1958 елдан). 1985 елдан бүлек мөдире, 1987 елдан консультант. Бер үк вакытта, 1984–1988 елларда, Казан химия-технология институтының компрессор машиналары һәм корылмалары кафедрасында.

Эшчәнлеге

Хезмәтләре турбокомпрессорлардагы күчәр көчләре теориясенә һәм шуышу подшипникларындагы ротор тирбәнешләре теориясенә, вакуум техникасына, пневмосистемаларга, машиналарның привод һәм детальләре системасына карый.

Шнепп лаборатория-җитештерү комплексын (мәйданы 10 мең м2) төзүне; унификацияләү нигезендә югары нәтиҗәле машиналар конструкцияләү, аларны тәшкил итүче өлешләрне стандартлаштыру, хисаплау техникасын кулланып исәпләү һәм тикшерү системасын булдыру эшләрен җитәкли.

Шнепп җитәкчелегендә 200 дән артык төрдәге пешкәкле, үзәктән кугыч, винтлы компрессорлар, шул исәптән илдә беренче буларак газ чыгару сәнәгате өчен авиацион күчергечле блок-контейнер тибындагы газ кудыру агрегатлары ясала (СССР Дәүләт бүләге, 1980).

Уйлап табуга 21 авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХның алтын һәм бронза медальләре; ТАССР ЮС Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Истәлеге

1997 елдан НИИтурбокомпрессор Шнепп исемен йөртә.

Хезмәтләре                                 

Конструкция и расчёт центробежных компрессорных машин. М., 1995.

Әдәбият                

Выпускники — гордость Казанского технологического университета: Краткий биогр.справ. К., 2009.