Профессор Р.В.Шәйдуллин үзе һәм гыйльми кызыксынулары турында. 2020

Рус телендә. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1960 елның 30 мартында Ульянов өлкәсенең Яңа Малыклы районы Лабит авылында туган.

Рязаново совхоз-техникумын (Ульянов өлкәсенең Мәләкәс районы Рязаново авылы, 1979), Казан университетын (1987) тәмамлый. 1980–1982 елларда Әлмәт торба заводында эшли.

1990 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтында (2014 елдан ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты), 1993 елдан тарих һәм иҗтимагый фикер бүлеге мөдире, 2011–2015 елларда директорның беренче урынбасары, 2015 елдан энциклопедистика үзәге мөдире.

Бер үк вакытта, 1991 елдан, Казан университетында, 2005 елдан хәзерге заман ватан тарихы (2013 елдан – Россия һәм якын чит илләр тарихы, 2017 елдан – ватан тарихы) кафедрасы профессоры.

Хәрби-тарихи фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (2011).

Р.В.Шәйдуллин Индус Таһиров һәм Рәмзи Вәлиев турында

Р.В.Шәйдуллин Мансур Хәсәнов турында

Фәнни эшчәнлеге

Хәзерге заман татар энциклопедистикасының фәнни концепциясен һәм фәнни-методик нигезләрен эшләүгә, Татарстан һәм татар халкының тарихы буенча энциклопедик басмалар, шул исәптән рус һәм татар телләрендә күптомлы «Татарская энциклопедия» (1–6 т., 2002–2014), «Татар энциклопедиясе» (1–6 т., 2008–2019) булдыруга җитди өлеш кертә.

Аның җитәкчелегендә һәм фәнни редакциясендә «Татары Казахстана: иллюстрированный энциклопедический справочник» (2016), «Исчезнувшие населенные пункты Республики Татарстан» (2016), «Государственные и муниципальные символы Республики Татарстан» (2017), «Татары Казахстана: иллюстрированная краткая энциклопедия» (2017) һ.б. эшләнә.

Хезмәтләре крәстияннәр сыйныфының XIX йөзнең икенче яртысы – XX йөзнең беренче яртысындагы социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси тарихына; Татарстан тарихына, икътисадына һәм татар халкы, авыллары мәсьәләләренә карый.

Россия һәм Татарстан тарихы буенча уку-укыту ярдәмлекләре авторы.

Р.В.Шәйдуллин: 1861 елдан соң татар крәстияннарының хәле

Татар телендә

Бүләкләре

Рус һәм татар телләрендә «Татарский энциклопедический словарь» (1999) һәм «Татар энциклопедия сүзлеге»н (2003) эшләүдә катнашканы өчен, ТР Дәүләт бүләгенә лаек була (2005). Медальләр, ТР Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Профессор Р.В.Шәйдуллин Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының энциклопедик басмалары турында. 2020

Рус телендә. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Р.В.Шәйдуллин Татар энциклопедиясеннең алшартлары турында

Р.В.Шәйдуллин Татарика онлайн энциклопедиясе турында

Хезмәтләре

Крестьянские хозяйства Татарстана: проблемы и пути их развития в 1920–1928 гг. Казань, 2000.

Крестьянство Татарстана: экономический и общественно-политический аспекты (1920– 1929 гг.). Казань, 2004.

Крестьянство Казанской губернии в 1860–1910-е гг.: в экономическом и социокультурном измерении. Казань, 2013 (автордаш).

Центральные органы государственной власти и управления Татарстана (1920–2020 гг.): научно-справочное издание. К., 2017 (автордаш).

Татарстану – 100 лет: иллюстрированные энциклопедические очерки. Казань, 2019 (автордаш).