Биографиясе

1900 елның 21 августы, Сембер губернасы Алатырь шәһәре — 1978 елның 27 апреле, Казан.

Шәрекъ-педагогия институтын (1924), Казан педагогия институтын тәмамлый (1938).

1925 елдан Казанда Хезмәтне фәнни оештыру институтында, 1933–1936 елларда лаборатория мөдире.

1939–1940 елларда Казан педагогия институтында.

1942–1976 елларда Казан университетында, 1960–1966 елларда рус теле һәм гомуми тел белеме кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре тарихи синтаксиска һәм хәзерге рус теле синтаксисына карый. Чагыштырма мөнәсәбәтләрне белдерүче тел конструкцияләрен, катлаулы кушма җөмләләрне, күпкомпонентлы синтаксик конструкцияләр барлыкка килү закон чалыкларын өйрәнә. Синтаксик теркәгечле чагыштыру категориясе концепциясен, чагыштырма конструкцияләр типологиясен эшли.

Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре                                 

Типы синтаксических конструкций с сравнительным союзом в составе простого предложения. К., 1960; 

Из истории предложных кон струкций, выражающих сравнительно-сопоставительные отношения. К., 1963; 

Из истории союзных конструкций, выражающих отношения сравнения. К., 1966.

Әдәбият                

Андрамонова Н.А., Хамзина Г.Н. Наталия Александровна Широкова, 1900–1978. К., 2003.                           

Автор — К.Р.Галиуллин