Биографиясе

1935 елның 1 июне, Мәскәү — 1993 елның 9 феврале, Казан.

Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң (1959), шунда ук эшли.

1964 елдан СССР ФАнең Органик һәм физик химия институтында, 1969 елдан Казан ветеринария институтында, химиотерапия бүлеге мөдире.

1984–1992 елларда «Союзнефтепром» фәнни-җитештерү берләшмәсендә, нефть промыселы җиһазларын коррозиядән һәм биобозылудан химик саклау бүлеге мөдире (1986 елдан).

1992–1993 елларда «Напор» АҖ директоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре фосфин кислоталары биофункциональ чыгарылмаларының һәм алар нигезендә булдырылган поликонденсатлашкан полимерлар синтезына һәм аларның үзлекләрен тикшерүгә карый. Шермергорн нефтьне җыю, транспортлау һәм әзерләү системасында нефть промыселы җиһазларын коррозиядән һәм биобозылудан саклау өчен ингибитор-бактерицид үзлекләргә ия булган деэмульгаторларны эшли.

Фәнни эшчәнлегенең нәтиҗәләре «Татнефть» АҖдә гамәлгә кертелә.

Уйлап табуга 70 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены, СССР ВДНХсының көмеш һәм бронза медальләре белән бүләкләнә.

Истәлеге

«Напор» җитештерү берләшмәсе Казан технологияуниверситеты студентлары өчен Шермергорн исемендәге стипендияне гамәлгә куя (1995–1998).

Хезмәтләре       

Фосфорсодержащие смешанные полиамиды на основе карбоксильных производных фосфиновых кислот // Высокомолекулярные соединения. 1971. Т. 13, № 10 (автордаш); 

Синтез непредельных фосфорорганических соединений реакцией триалкилфосфитов с нитроалкенами // Журн. орган. химии. 1975. Т. 45, № 4 (автордаш); 

Новое направление в реакциях полных эфиров кислот трёхвалентного фосфора с нитроолефинами // Журн. орган. химии. 1982. Т. 52, № 3 (автордаш).