- РУС
- ТАТ
моторлар төзү өлкәсе галиме, техник фәннәр докторы (1968), профессор (1969), ТАССР, РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1972,1980), Казан техник университеты атказанган профессоры (1997)
1921 елның 3 ноябре, Чита өлкәсенең Петровск-забайкальский шәһәре — 2001 елның 15 апреле, Казан.
1944 елда Казан авиация институтын (хәзер Казан техник университеты) тәмамлый, шунда ук эшли, җылылык техникасы кафедрасы мөдире (1964–1989), кафедрасы профессоры (1989 елдан).
Хезмәтләре инерцияле масса көче кырларындагы җылылык массасы алмашуына һәм агымнар гидродинамикасына карый. Щукин инерцион масса көчләре тәэсирендәге кайнар сыекча агымнарындагы җылылык алмашуга һәм гидравлик каршылыкны хисаплау өчен матем. модельләр эшли.
Уйлап табуга 37 авторлык таныклыгы бар.
«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Рабочие процессы в жидкостных реактивных двигателях. М., 1953 (автордаш);
Термодинамика и теплопередача. М., 1991 (автордаш);
Теория и техника теплофизического эксперимента. М., 1993 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.