Биографиясе

1915 елның 30 октябре, Казан — 2004 елның 27 декабре, Санкт-Петербург.

1939 елда Ленинград университетын тәмамлаганнан соң (1939), СССР ФАнең Теоретик астрономия институтында (Ленинград, 1986 елга кадәр) эшли.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Кояш системасындагы зур һәм кече планеталар хәрәкәтенең аналитик теориясен төзүгә карый. Шәрәф Плутонның хәрәкәт теориясен үстерә. Җир һәм Марс орбитала рындагы элементларның гасырлар дәвамындагы үзгәрешләрен һәм планеталарның шул үзгәрешләр белән бәйле инсоляция төрләрен тикшерә (геология һәм климатологиядә кулланыла).

Халыкара астрономия берлеге әгъзасы (1967 елдан).

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре       

Теория движения Плутона: В 4 ч. // Тр. Института теорет. астрономии. 1955. Ч. 1, вып. 4; 1955–64. Ч. 2, вып. 10 (автордаш); 

Вековые изменения орбиты Земли и астрономическая теория колебаний климата // Тр. Института теорет. астрономии. 1969. Вып. 14 (автордаш); 

Колебания солнечного облучения Марса, вызванные изменениями элементов его орбиты // Тр. Института теорет. астрономии. 1977. Вып. 16 (автордаш).