Биографиясе

1932 елның 28 феврале, Украина ССР, Винница өлкәсе Могилёв-Подольский шәһәре — 2009 елның 20 ноябре, Казан.

Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң (1956), Казанда С.М. Киров исемендәге ясалма каучук заводында эшли.

1959–2009 елларда Казан технология университетында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре нәорганик химиягә, теоретик электр химиясенә карый. Шапник кислород эчтәлекле лигандалы бакыр, көмеш, тутыя, кадмий, индий комплексларының катод һәм анод процессларын тикшерә, бу металларны төпкә утыртуның яңа технологик процессларын эшли (аларның кайберләре сәнәгатькә кертелә). Электрод процессларын турыдан-туры электрохимик күзәнәктә өйрәнү өчен ЭПР алымын куллану мөмкинле ген күрсәтә. Электрод өслекнең кластер моделе кысасында электролитларның кайбер молекуляр һәм ион тәшкилләгечләрен адсорбцияләү нәтиҗәләре буенча беренче булып мәгълүмат ала; комплекслы ионнар катнашында электрохимик реакцияләр механизмын билгели.

Уйлап табуга 5 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре       

Квантово-химический подход к исследованию электродных процессов осаждения и анодного растворения металлов // Электрохимия. 1994. Т. 30, № 2; 

Новые аспекты микроскопического описания адсорбции цианид-ионов на серебре из водных растворов // Электрохимия. 1996. Т. 32, № 9 (автордаш); 

Структура комплексов меди (II) с разнородными лигандами по данным ЭПР // Журн. неорган. химии. 1998. Т. 43, № 5 (автордаш).