Биографиясе

1942 елның 13 мае, Саба районы Байлар Сабасы авылы — 2008 елның 8 июне, Казан.

Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң (1967), шунда ук термодинамик һәм җылылык физикасы тикшеренүләре тармак лабораториясендә эшли, 1970–1976 елларда махсус двигательләр кафедрасында.

1977–2008 елларда Казан технология университетында: мәгълүмати-үлчәү системалары кафедрасында (1977–1981), Түбән Кама филиалының гомуми инженерлык фәннәре кафедрасы мөдире (1981–1983), физика кафедрасы мөдире (1984–1994), мәгълүматны җыю һәм эшкәртүнең автоматлаштырылган системалары кафедрасы профессоры (1984 елдан).

Хезмәтләре энергия җайланмаларының су үткәргеч өлешләрендә нәстационар җылы бирүгә карый. Шәңгәрәев катлаулы җылылык-газ динамикасы шартларында күчерү коэффициен тын хисаплауның ярым эмпирик алымнарын эшли.

Уйлап табуга авторлык таныклыклары бар.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре                                 

Преобразователи термоэлектрические, функциональная схема контроля и регулирования температуры. К., 2007.