- РУС
- ТАТ
инженер-технолог, техник фәннәр докторы (2000), профессор (2002)
1946 елның 2 октябре, Краснобор районы Девәтернә авылы — 2003 елның 8 октябре, Казан.
Казан химия-технология институтын (1973), Казан университетын (1983) тәмамлый.
1973–2003 елларда Казан технология университетында укыта.
Шәмсетдинов гетероген системаларда масса күчерү процессларын тикшерә. Газ чистарту өчен югары нәтиҗәле аппаратларны, махсус җитештерүнең төп технологияләре процессларын санитар газ чистарту ысулларына тәңгәл китерү алымнарын эшләүдә катнаша. Бөтерелмә агымнарда турбулентлыкка күчүнең физик процессларын билгели, сыгылмалы валлардагы нәсызыкча тирбәнешләрнең солитон характерда булуын ачыклый. Фәнни эшләренең нәтиҗәләре ТР һәм РФ предприятиеләрендә гамәлгә кертелә.
Уйлап табуга 18 авторлык таныклыгы бар.
Медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының алтын һәм бронза медальләре белән бүләкләнә.
Выбор оптимальной геометрии вихревых устройств для газожидкостных тепломассообменных аппаратов // Изв. вузов. Химия и хим. технология. 1991. Т. 34 (автордаш);
Термодинамический анализ процесса концентрирования серной кислоты дымовыми газами // Промышленная энергетика. 1995. № 12 (автордаш);
Энерго-технологическое комбинирование в производстве нитроэфиров // Промышленная энергетика. 2000. № 1 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.