Биографиясе

1921 елның 15 апреле, Амур өлкәсенең Зея шәһәре — 1990 елның 19 гыйнвары, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1945), шунда ук эшли, 1958–1960 елларда тарих-филология факультеты деканы, 1965–1971 елларда СССР тарихы кафедрасы мөдире; 1960–1965 елларда университет проректоры.

Бер үк вакытта, 1968 елдан, КПССның Татарстан өлкә комитеты Югары партия мәктәбе укытучысы.

Хезмәтләре Россия тарихын өйрәнү методологиясенә һәм историографиясенә, Казанда шәркыять фәне, Россиядә XIX йөз ахыры — XX йөз башы иҗтимагый-сәяси хәрәкәт тарихына карый.

Хезмәтләре       

Восточный разряд Казанского университета // Очерки по истории русского востоковедения. М., 1956. Сб. 2 (автордаш); 

Изучение отечественной истории в Казанском университете // Общественно-политическое движение и классовая борьба на Средней Волге (конец XIX — начало XX вв.). К., 1972.

Әдәбият   

Жить историей: 60 лет историческому факультету Казанского университета. К., 1999; 

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т. 3.

Автор — Ф.Г.Миңнеханов