Эчтәлек

Биографиясе

1951 елның 29 сентябре, Төньяк Казакъстан өлкәсе Петропавловск шәһәре — 2020 елның 7 ноябре, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1973), Л.Я. Карпов исемендәге физика-химия фәнни-тикшеренү институтында (Мәскәү) эшли.

1975–1993 елларда Казан химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтында, 1981 елдан хисаплау техникасы бүлеге башлыгы.

1994 елдан Казан технология университетында: Мәгълүмат технологияләре үзәге директоры, Мәгълүматлаштыру бүлеге башлыгы (2004 елдан).

Хезмәтләре нитрокушылмаларның термик таркалышы параметрларын тикшерүгә карый.

Дәүләт бүләге «Молекуляр структура, C- һәм О-нитрокушылмаларны барлыкка китерү һәм аларның мономолекуляр таркалышы» хезмәтендә катнашканы өчен бирелә.