Биографиясе

1881 елның 18 ноябре, Уфа губернасы, Уфа өязе Карачы-Елга авылы — 1970 елның 7 феврале, Уфа шәһәре.

1902 елда Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлый, шунда ук укыта,

1912–1915 елларда А.Л.Шанявский исемендәге Мәскәү халык университетында укый.

1916 елдан Уфа уку йортларында укыта, 1920–1968 елларда Уфа халык мәгарифе институтында (1929 елдан Башкорт педагогия институты, 1957 елдан Башкорт университеты), 1931–1958 елларда башкорт теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

1913–1916 да яңа ысуллы татар мәктәпләре өчен Россия тарихы һәм географиясе буенча уку-укыту ярдәмлекләре төзи.

Хезмәтләре башкорт тел белеме, башкорт телен укыту методикасы мәсьәләләренә карый. Башкорт теленең фәнни терминологиясен булдыруда, рус графикасы нигезендә башкорт алфавитын һәм орфографиясен эшләүдә катнаша.

Әдәбият   

Якты язмыш: З.Ш.Шакиров: тормышы һәм фәнни-педагогик эшчәнлеге турында библиографик очерк. К., 1996;

Ергин Ю.В. Закир Шакирович Шакиров (1881–1968). Уфа, 2007.