Биографиясе

1933 елның 20 сентябре, Буа районы Кайбыч авылы — 1999 елның 14 октябре, Казан.

Казан ветеринария институтын (хәзер Казан ветеринария медицинасы академиясе) тәмамлый (1960), 1962 елдан шунда ук эшли, анатомия кафедрасы мөдире (1983 елдан), бер үк вакытта зооинженерлык факультеты деканы.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре хайваннарның макро- һәм микроморфология закончалыкларын һәм, иннервацияләнүче әгъзаларның төзелешенә бәйле рәвештә, үңәч һәм ашказаны нерв аппаратының төр үзенчәлекләрен өйрәнүгә карый.

Шакиров беренче булып озын пилорик һәм күкрәкнең эчке нервлары морфологиясе формалашу чыганакларының үзенчәлекләрен ача.

Бүләкләре

ТР Дәүләт бүләге бирелә (1999, үлгәннән соң). Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре       

Макро-микроморфология нервного аппарата печени крупного рогатого скота. К., 1988; 

Микроморфология позвоночного нерва крупного рогатого скота. К., 1992.

Әдәбият   

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.): Биогр. словарь учёных. К., 2006.