Биографиясе

1946 елның 15 июне, Буа районы Кызыл Каен авылы — 2008 елның 31 мае, Чабаксар шәһәре.

Казан химия-технология институтын (1970), Бөтенроссия стандартлаштыру һәм сертификацияләү буенча кадрларны кабат әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү институтын (Мәскәү, 1993) тәмамлый.

1970–2008 елларда В.И.Чапаев исемендәге Чабаксар җитештерү берләшмәсендә эшли: лаборатория, бүлек башлыгы, сынау-сертификация үзәге директоры урынбасары, директоры.

Хезмәтләре махсус химия өлкәсенә карый.

Шакиров прогрессив технологияне, югары җитештерүчән җиһазларны, махсус кулланышлы эшләнмәләрнең яңа төрләрен эшләүгә һәм гамәлгә куюга мөһим өлеш кертә.

Уйлап табуга 52 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге пиротехника эшләнмәләрен җитештерүдә махсус технологик комплексны булдырганы өчен бирелә.

«Почёт билгесе» ордены, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХСының бронза медале белән бүләкләнә.

Әдәбият   

Выпускники — гордость Казанского технологического университета: Краткий биогр. справ. К., 2009.