Биографиясе

1955 елның 17 октябре, Баулы штп — 2020 елның 11 декабре, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1978).

«Татнефть» АҖдә эшли (1978–1982, 1990–1997), 1982–1990 елларда «Нижневартовскнефтегаз» ҖБдә (Көнбатыш Себер), Уфа бораулау эшләре идарәсендә, БашНИПИнефтьтә.

1997 елдан «Геотехнефтегаз» фәнни-тикшеренү үзәгендә (Мәскәү), генераль директор (1999 елдан), директорлар советы рәисе (2006 елдан).

Хезмәтләре геология, геофизика һәм нефть чыганакларын эшкәртүгә карый. Баулы чыганагында яңа нефть ятмаларын ачуда катнаша.

Шакиров Татарстан, Башкортстан, Көнбатыш Себер территорияләрендәге нефть чыганакларының геологик төзелеше үзенчәлекләрен ачыклый. Катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыруның яңа технологияләрен эшли һәм гамәлгә кертә.

Хезмәтләре       

Геология турнейского яруса Татарстана. К., 1999.