Биографиясе

1941 елның 19 мае, Сталинабад шәһәре, Таҗикстан ССР — 2005 ел, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1963), «ТатНИПИнефть»тә (Бөгелмә шәһәре) эшли.

1969 елдан Гомель университетында (Беларуссия ССР).

1995–2003 елларда Казан педагогия университетының хисаплау математикасы кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре нефть чыганакларының фильтрация процессларын тикшерүгә карый. Нефтьне карбонат коллекторларыннан чыгару технологик күрсәткечләрен хисаплау нигезләрен һәм алымнарын эшли.

Хезмәтләре       

Гидродинамика нефтяного трещиноватого пласта. М., 1980; 

Основы численного анализа (татар телендә). К., 2001.