- РУС
- ТАТ
Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (2018), доцент (2008)
1978 елның 15 июлендә Казан шәһәрендә туа.
Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең зооинженерлар факультетын "Зоотехния" белгечлеге буенча (2000), Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе каршында аспирантура (2003) тәмамлый. Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы һәм РФнең атказанган фән эшлеклесе Г.С.Шәрәфетдинов шәкерте.
2004 елдан Казан дәүләт аграр университетында эшли: "Терлекчелек продукциясен җитештерү һәм эшкәртү технологиясе" кафедрасында лаборатория мөдире (2004), өлкән укытучы (2004–2006), доцент (2006–2013), "Биотехнология, терлекчелек һәм химия" кафедрасында доцент (2013–2014), кафедра мөдире (2014 елдан).
Хезмәтләре Голштин токымы буенча төрле нәселле чиста токымлы һәм гибрид хайваннарның хуҗалык-биологик үзенчәлекләрен өйрәнү (2000-2012); мөгезле эре терлек өчен үзенчәлекле кайбер авыруларны күрсәтү өчен җаваплы геннарны (аллель локусларны) идентификацияләү һәм Татарстан Республикасы шартларында мөгезле эре терлекләрнең продуктивлык дәрәҗәсен алдан билгеләү (2010–2013); Татарстан Республикасында мөгезле эре терлекләрне бәяләгәндә һәм камилләштергәндә ДНК-маркерлар куллану (2014–2024).
Ул холмогор токымлы терлекләрнең, шулай ук җирле азык һәм климат шартларына җайлашкан Голштин токымлы төрле нәселле гибридларның продуктив мөмкинлекләрен ачыклый (2000–2013); голштин токымы буенча 62,5% ка кадәр нәселле терлекләрне үрчетү хисабына холмогор, кара-чуар, голштин токымлы сыерларның продуктив озын гомерен арттыру резервларын билгеләнә (үз репродукциясе һәм чит ил селекциясе), аларда хуҗалык файдалану дәвамлылыгы 2,7 дән 4,0 лактациягә кадәр һәм гомерлек савым 13305 кг нан 18494 кг га кадәр тәшкил итә; Татарстанда сөт бирә торган терлекләрдә ДНК-диагностика методларын кулланып, сөт продуктивлыгы геннары-маркерлары (каппа-казеин (CSN3), диацетилглицеролО-ацетилтрансферазалар (DGAT1), пролактин (PRL), соматотрапин (GH) очравы ешлыгы турында яңа мәгълүматлар алына.
Сөт терлекләренең хуҗалык-файдалы күрсәткечләренә генотипларның йогынтысы дәрәҗәсе билгеләнә (2013–2024); мөгезле эре терлекләрнең югары продуктивлы сөт терлекләре көтүләрен булдыруны тизләтү өчен тәкъдимнәр эшләнә; селекция-нәсел эшендә кулланырга яраклы мөгезле эре терлекләрнең потенциал һәм мәгълүмати маркерлары буларак сыерларның сөт продуктивлыгы күрсәткечләре буенча бәйләнеш булган CSN3, DGAT1, PRL, GH геннары полиморфизмын бәяләү өчен үзебезнең илдә тест-системалар төзү мөмкинлеге һәм нәтиҗәлелеге исбатлана, Татарстан Республикасы хуҗалыкларында, нәсел заводларында һәм репродукторларында сөт бирә торган токымнар терлекләрен камиләштерү буенча селекция-нәсел эшенең 17 программасы эшләнә.
Фәнни тикшеренүләренең төп идеяләре һәм фикерләре 230 фәнни һәм методик хезмәттә, шул исәптән 4 монографиядә, 10 уку ярдәмлегендә басыла.
14 патент автордашы.
Кандидатлык диссертациясе: “Молочная продуктивность холмогор х голштинских помесей и факторы, ее обуславливающие” (2003).
Докторлык диссертациясе: “Селекционно-генетические аспекты совершенствования молочного скота в Республике Татарстан” (2017).
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының (2009), Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының (2014) мактау грамоталары.
Холмогорский скот Татарстана: эволюция, совершенствование и сохранение генофонда. Казань, 2004. (автордаш).
Организация молочного скотоводства на основе технологических инноваций / Учебное пособие. 2-е изд., перераб. и дополн. Казань, 2007. (автордаш)
Технология производства продукции животноводства / Учебное пособие. 2-е изд., перераб. и дополн. Казань, 2010. (автордаш)
Лабораторный практикум по технологии и технохимическому контролю молока и молочных продуктов / Учебное пособие.Казань, 2016. (автордаш)
Использование ДНК-маркеров при оценке и совершенствовании крупного рогатого скота в Республике Татарстан. Казань, 2018. (автордаш).
Теоретические и практические аспекты полиморфизма генетических маркеров и их ассоциация с продуктивностью молочного скота. Казань, 2020. (автордаш)
Ученые России: энциклопедия Российской академии естествознания. М., 2012. Том 8. С. 636–-637.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.