Биографиясе

1940 елның 28 декабре, Саба районы Миңгәр авылы — 1997 елның 16 октябре, шунда ук.

Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң (1963), шунда ук эшли, бүленеп, 1970–1984 һәм 1992–1997 елларда вирусология кафедрасында.

1966–1970 елларда Мәскәү вирус препаратлары фәнни-тикшеренү институтында.

1984–1992 елларда Бөтенроссия ветеринария фәнни-тикшеренү институтында (Казан).

Хезмәтләре сарыкларда хламидиягә бәйле абортны ачыклау өчен диагностикумнар һәм махсус профилактика препаратлары эшләүгә карый.

Бүләкләре

Медаль белән бүләкләнә. ТР Дәүләт бүләге лауреаты (1995).

Хезмәтләре       

Получение антител для диагностики энзоотического аборта овец с помощью РСК // Ветеринария. 1975. № 6 (автордаш); 

Хламидиоз крупного рогатого скота // Ветеринария. 1990. № 2 (автордаш).

Әдәбият   

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.): Биогр. словарь учёных. К., 2006.

Автор — Ә.Х.Фазылҗанов