Биографиясе

1949 елның 12 гыйнварында Алексеевск районы Красный Барак авылында туган.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1975), Биектау районы Усад авылындагы 2 нче һөнәр училищесендә директор урынбасары булып эшли.

1976 елдан Казан авыл хуҗалыгы институтында, авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыру кафедрасы мөдире (1989–1994).

2000–2006 елларда Татар-Америка төбәк институтында: проректор, менеджмент кафедрасы профессоры (2001 елдан).

2006–2012 елларда Татар гуманитар-педагогика университетында кафедра мөдире.

2012–2015 елларда «ТИСБИ» идарә университетында, бер үк вакытта, 2013 елдан, Казан технология университетында менеджмент һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге кафедрасы профессоры, 2014 елдан Агробизнес кадрларының белемен күтәрү институтында.

Фәнни тикшеренүләре индустриаль типтагы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең хезмәт коллективларын формалаштыру һәм алар белән идарә итү, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре коллективларының социаль-икътисади потенциалын файдалану, АПКны кризистан чыгару, икътисади мөнәсәбәтләр һәм идарә итүне камилләштерүгә карый. Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре     

Разработка и внедрение новых форм хозяйствования в АПК. Казань, 1996 (автордаш).

Социально-экономический потенциал сельскохозяйственных производственных коллективов. Казань, 2001.

Результаты реформирования сельхозпредприятий. Казань, 2003.

Человеческий капитал и экономическая безопасность России: проблемы и перспективы. Казань, 2008 (автордаш).

Автор – Ф.С.Зыятдинов