- РУС
- ТАТ
Тарихчы, тарих фәннәре докторы (2002), профессор (2004)
1951 елның 4 декабре, Горький шәһәре, хәзер Түбән Новгород шәһәре – 2004 елның 9 августы, шунда ук.
Горький университетын тәмамлый (1974), шунда ук педагогика кафедрасында эшли, 1988 елдан яңа һәм иң яңа тарих кафедрасы доценты, 2004 елдан чит илләр тарихы кафедрасы профессоры.
Хезмәтләре Түбән Новгород мишәр татарлар һәм шул төбәктәге татар авыллары тарихына карый. С.Б.Сенюткин хезмәтләрендә татарларның матди-хуҗалык һәм рухи-дини тормышы мәсьәләләре чагыла, Россиянең эчке тормышы һәм тышкы эшләре вакыйгаларында Арзамас, Алатырь, Кормыш өязләре йомышлы татарларының роле өйрәнелә, Россия татарлары тарихында Түбән Новгород мишәрләренең тарихи үсеш үзенчәлекләре ачыклана.
«Түбән Новгород өлкәсе ислам җәмгыятьләре тарихы» («История исламских общин Нижегородской области», Түбән Новгрод, 1998; автордаш) китабы өчен Түбән Новгород бүләге бирелә.
Медальләр белән бүләкләнә.
2004 елдан Түбән Новгород университетында ел саен С.Б.Сенюткин истәлегенә багышланган конференцияләр уза.
История татарских селений Большое и Малое Рыбушкино Нижегородской области в XVI–XX веках. Н.Новгород, 2001 (автордаш);
История татар Нижегородского Поволжья с последней трети XVI до начала XX вв. (Историческая судьба мишарей Нижегородского края). Н.Новгород, 2009.
Историки России XX века: Биобиблиогр. словарь. Саратов, 2005. Т. 2.
Историческая наука в Нижегородском государственном университете им. Н.И.Лобачевского (1946–2006). Н.Новгород, 2006.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.