Биографиясе

1896 елның 3 апреле, Саратов шәһәре — 1986 елның 25 декабре, Мәскәү.

Химик физикага нигез салучыларның берсе, фәнни мәктәпне нигезләүче.

1917 елда Петроград университетын тәмамлаганнан соң, 1918 елдан Томск университетында эшли.

1920–1931 елдан Ленинград физика-техника институтында (1922 елдан электрон күренешләр лабораториясе мөдире, 1927 елдан директор урынбасары, 1927–1931 елларда химия-физика секторы җитәкчесе), бер үк вакытта, 1920–1931 елларда, Ленинград политехник институтында, профессор (1928).

1931–1986 елларда СССР Фәннәр академиясе Химик физика институтының директоры һәм 1972 елдан чылбырлы процесслар лабораториясе мөдире (1941–1943 елларда институт Казанга эвакуацияләнә), бер үк вакытта Мәскәү университетының химик кинетика (1944–1986) һәм Мәскәү инженерлык-физика институтының тиз үтүчән процесслар (1951–1959) кафедралары мөдире.

1957–1963 елларда СССР Фәннәр академиясенең Химия фәннәре бүлеге академик-секретаре, 1963–1971 елларда вице-президенты.

Фәнни эшчәнлеге

Семёнов чылбырлы реакцияләрнең (тармакланган, тармакланмаган, «тармаклануы бозылган») гомуми микъдари теориясен төзи, аларның химиядә киң таралуын һәм гамәли әһәмиятен күрсәтә (СССР Дәүләт бүләге, 1941).

Катлаулы чылбырлы реакцияләрнең химик механизмын ачыклый, чылбырлы процессларның иң гади стадияләре өчен зарури булган ирекле атом һәм радикалларның үзлекләрен өйрәнә (Англия галиме С.Н.Хиншелвуд белән берлектә; Нобель бүләге, 1956).

Бөек Ватан сугышы елларында Казанда Семёнов җитәкчелегендә фронт һәм тыл өчен кирәкле гамәли мәсьәләләр хәл ителә (газларда яну һәм детонация теориясе, «Катюша»лар өчен реактив снаряд дарыларының януы, шартлаучан матдәләрне транспортлау һәм аларның нәтиҗәлелеген күтәрү, шпалларны янудан саклый торган сеңдергечне яхшырту һ.б.).

 «Химическая физика» журналының баш мөхәррире (1981 елдан).

СССР Югары Советы депутаты (1960–1970).

Бүләкләре

Ленин бүләге (1976), СССР Дәүләт бүләге (1949), СССР МС бүләге (1981), СССР ФАнең Д.И.Менделеев исемендәге бүләге (1936) лауреаты.

Тугыз Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары; медальләр, шул исәптән СССР ФАнең М.В.Ломоносов исемендәге медале белән бүләкләнә.

Европа, Азия, Америкадагы күп илләр академияләренең шәрәфле әгъзасы.

Хезмәтләре

Цепные реакции. М.–Л., 1934.

О некоторых проблемах химической кинетики и реакционной способности. М., 1958.

Наука и общество. М., 1973.

Әдәбият

Николай Николаевич Семёнов // Материалы к биобиблиографии учёных СССР. Сер. хим. наук. М., 1966. Вып. 38.