Биографиясе

1950 елның 12 сентябрендә Архангельск шәһәрендә туган.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң (1978), Киров өлкәсенең «Шурминский» нәсел үрчетү совхозында агроном булып эшли.

1975–1979 һәм 1985–1996 елларда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының селекция бүлегендә.

1979–1985 елларда Татарстан республика үсемлекләрне саклау станциясендә агроном.

1996–2006 елларда «Татплодоовощпром» концернының бакчачылык бүлегендә баш агроном.

Салкынга һәм корылыкка чыдам көзге бодайның «Казан 84», «Мишә 2» (ТР Дәүләт бүләге) һәм язгы бодайның «Керба» сортлары авторларының берсе.