Биографиясе

1907 елның 6 октябре, Вятка губернасы, Яранск өязенең Кикнур авылы – 1972 елның 14 августы, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1930), шунда ук эшли (1934 елдан), палеонтология һәм тарихи геология кафедрасы мөдире (1954–1966).

Хезмәтләре Идел-Урал төбәгенең стратиграфиясе, файдалы казылмалары, тектоникасы һәм геоморфологиясенә карый.

Селивановский Татарстан һәм чиктәш регионнар территориясендә геол. төзелеш, тектоника, стратиграфия, файдалы казылмаларның урнашу, карст процесслары үзенчәлекләрен тасвирлый.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре      

Верхнеказанские отложения центральной части Волжско-Камского края // Докл. АН СССР. 1953. Т. 90, № 4 (автордаш).

О карстовых процессах и карстовых формах в Среднем Поволжье // Региональное карстоведение. М., 1961. Т. 3.