- РУС
- ТАТ
Эпизоотолог, ветеринария фәннәре докторы (1964), профессор (1965), РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1978)
1918 елның 17 ноябре, Рязань өлкәсенең Ухолово районы Борисовка авылы – 2007 ел, Мәскәү.
Хәрби-ветеринария академиясен тәмамлый (Мәскәү, 1941).
Бөек Ватан сугышында катнаша.
1946–1947 елларда Советлар Армиясенең 4 нче аерым укчы бригадасында бригада ветеринария табибе.
1947–1957 елларда Бөтенсоюз эксперименталь ветеринария институтында.
1952–1966 елларда Себер фәнни-тикшеренү ветеринария институтында (Омск шәһәре) директор урынбасары.
1966–1973 елларда Казан ветеринария институты проректоры.
1974 елдан Бөтенсоюз ветеринария препаратларына контрольлек итү фәнни-тикшеренү институтында (Мәскәү): аэрозольле ветеринария препаратларына контрольлек итү лабораториясе мөдире (1974–1976, 1983–1990), директор урынбасары (1976–1993), әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (1990–2007).
Фәнни тикшеренүләре терлекләрдәге йогышлы авыруларны кисәтүнең төркемле (аэрозольле, перораль) ысулларын эшләү өлкәсенә карый. Селиванов листериозга, Ауески авыруына, чәшкеләрдәге псевдомоноз һәм вируслы энтеритка каршы вакцина куллануны гамәлгә кертә, затлы мехлы җәнлекләр һәм этләрдәге төп йогышлы авыруларга каршы вакциналарны чагыштыра.
СССР МС бүләге лауреаты (1980). 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
О системе ветеринарно-санитарных мероприятий в крупных специализированных животноводческих хозяйствах мясного и молочного направления // Уч. зап. Казан. ветеринария института. 1970. Т. 107 (автордаш).
Групповая профилактика инфекционных болезней животных. М., 1983 (автордаш).
Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). Казань, 2006.
Авторлар – Р.Г.Госманов, К.Х.Папуниди
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.