- РУС
- ТАТ
Тел галиме, СССР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы
1886 елның 11 гыйнвары, Орёл губернасы, Ливенский өязе Волово авылы – 1942 елның 6 декабре, Мәскәү.
Казан университетын тәмамлаганнан соң (1910), шунда ук эшли; Казан югары хатын-кызлар курсларында славян филологиясе укыта.
1914 елда, көньяк славян телләрен өйрәнү өчен, Болгария, Македония, Албаниягә командировкага җибәрелә. Шул сәфәрнең нәтиҗәсе буларак, «Македония диалектологиясе буенча очерклар» («Очерки по македонской диалектологии», 1918) монографиясен бастырып чыгара.
1918–1920 елларда Иркутск университеты профессоры; Себер рус сөйләшләрен өйрәнү белән шөгыльләнә.
1920 елдан Казан университеты профессоры; славян булмаган халыклар (чуашлар, чирмешләр) арасында рус теленең таралышын өйрәнә.
1922 елдан Мәскәү университетында: профессор, славян филологиясе кафедрасы мөдире. Бер үк вакытта Мәскәү диалектология комиссиясендә эшли, иҗтимагый фәннәр фәнни-тикшеренү институтларының Россия ассоциациясе әгъзасы була.
1933 елдан СССР Фәннәр академиясенең Славянлык институтында.
1934 елда «Россия милли партиясе эше» буенча кулга алына, 5 елга лагерьга хөкем ителә. Вакытыннан алда иреккә чыгарылганнан соң (1937), Мәскәү тарих, философия һәм әдәбият институтында эшли, 1939 елдан — Мәскәү шәһәр педагогия институтында, Фин-угор җәмгыяте академиясе (Хельсинки, 1926), Болгария Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы (1930). Македония фәнни җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы.
Введение в сравнительную грамматику славянских языков. Казань, 1914.
Избр. труды. М., 1968.
Памяти Афанасия Матвеевича Селищева: Сб. статей и докл. Елец, 2003.
Автор – Л.К.Бәйрәмова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.