Биографиясе

1937 елның 5 декабре, Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәре — 2006 елның 5 июне, Казан.

Сәмәрканд университетын тәмамлый (1961), Федераль ГИПО ФҖБ дәүләт унитар предприятиесендә эшли, әйдәп баручы инженер (1971–1975), лаборатория башлыгы (1975–1987), әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (1987 елдан).

Хезмәтләре интерферометриягә, голограммалы оптик элементларга карый.

Уйлап табуга 7 авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге голограммалы дифракцион рәшәткәләр әзерләүнең фәнни технологиясе нигезләрен эшләүдә һәм аны ГИПОның серияләп дифракцион оптика җитештерүенә кертүдә катнашканы өчен бирелә (Россия тармак предприятиеләрендә гамәлгә кертелә). Медаль белән бүләкләнә.