- РУС
- ТАТ
Физик, физика-математика фәннәре докторы (1985), Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (1995), БАССРның атказанган фән эшлеклесе (1988)
1934 елның 5 марты, БАССРның Дәүләкән районы Яскаен авылы – 2002 елның 20 ноябре, Уфа шәһәре.
1958 елда Мәскәү университетын тәмамлаганнан соң, Башкорт университетында эшли, гомуми физика (1965–1975), гамәли физика һәм геофизика (1984 елдан) кафедралары мөдире, физика факультеты деканы (1989–1992), профессор (1987).
Хезмәтләре электромагнит кырларының диэлектрик үтешлелек дисперсиясе өлкәсендәге күп фазалы системалар белән үзара тәэсире физикасына карый. Ф.Л.Сәяхов поляр тирәлекләр термодинамикасын эшли һәм югары ешлыклы электромагнит кырда үзле углеводород сыеклыгын фильтрлауның математик моделен гомумиләштерә.
Яңа фәнни юнәлеш – югары ешлыклы электромагнит гидродинамикасына нигез сала. Башкортстан Республикасы Физика җәмгыятен оештыручы һәм аның җитәкчесе (1989–2002).
Медальләр белән бүләкләнә. Ф.Л.Сәяхов эшләгән университет бинасында аның исемендәге аудитория ачылган.
Физические принципы и модели разложения гидратов природного газа. М., 1988.
Электротепловые методы воздействия на гидратопарафиновые отложения. М., 2003 (автордаш).
Электрофизика нефтегазовых систем. Уфа, 2003 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.