Биографиясе

1921 елның 20 октябре, Тверь өлкәсенең Завидово районы Фофаново авылы – 2010 елның 15 августы, Казан шәһәре.

Мәскәү университетын тәмамлый (1944 ел).

1947–2005 елларда Казан университетында, классик филология (1957–1968 еллар), рус һәм чит ил әдәбиятлары (1973–1988 еллар) кафедралары мөдире.

Фәнни эзләнүләре антик әдәбиятка, рус әдәбиятының антик традицияләренә карый.

Хезмәтләре Марциал, Плавт, Теренций, Гораций, В.А.Жуковский, Н.И.Гнедич, А.Н.Майков иҗатларына багышлана.

Хезмәтләре

Художественный метод П.Теренция Афра. Казань, 1960.

Романтические тенденции в античной литературе. Казань, 1973.

Античность в русской поэзии конца XVIII – начала XIX века. Казань, 1980.

Әдәбият

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. Казань, 2004. Т. 3.