- РУС
- ТАТ
Галим агроном, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, ТАССР, РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1947 г., 1992 г.)
1931 елның 16 маенда Чистай районы Керәшен Ялтаны авылында туган.
Чистай совхоз-техникумын (1949 ел), Казан авыл хуҗалыгы институтын (1963 ел) тәмамлый.
1949–2000 елларда Чистай районында: Татар Ялтаны МТСында учетчик, агроном (1951 елдан), Ленин исемендәге колхозда баш агроном (1956 елдан), «Алга» совхозы бүлеге управляющие (1958 елдан), «Искра» совхозында баш агроном (1965 елдан), партком секретаре (1968 еладан), «Йолдыз» совхозы директоры (1971 елдан).
Н.А.Савельев җитәкчелегендә «Йолдыз» совхозында 5 мең баш мөгезле эре терлек, 3 мең баш дуңгыз симертүгә исәпләнгән фермалар, 5 мең кв.м дан артык торак, урта мәктәп, мәдәният сарае һ.б. җитештерү, социаль-мәдәният һәм көнкүреш биналары төзелә.
Ит сатуның еллык күләме 3 мең т га җитә, бер баш мөгезле эре терлекнең уртача тәүлеклек артымы – 800 г, дуңгызныкы – 640 г була.
1991–1992 елларда ТССР Югары Советы, 1992–1995 елларда Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты.
Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, ике «Почет билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.