Биографиясе

1978 елның 13 апреле, Казан губернасы Мамадыш шәһәре – 1937 ел, Казан.

Казан ветеринария хирурглары фәнни мәктәбен оештыручы.

Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң (1900), шунда ук эшли (бүленеп): хирургия кафедрасында ассистент, приват-доцент, гомуми (1911–1918) һәм махсус (1922–1937) хирургия кафедралары мөдире.

1907–1911 елларда Германия, Голландия, Бельгия, Швейцария, Австро-Венгриянең иң зур ветеринария клиникаларында стажировка уза.

1918–1922 елларда Омск ветеринария институты ректоры, бер үк вакытта хирургия кафедрасы мөдире.

Фәнни тикшеренүләре ветеринария хирургиясе: асептика, антисептика, авыртуны басу, төрле операцияләр техникасын эшләү, абдоминаль хирургия, патогенетик терапия һәм печү ысулларын эшләү өлкәләренә карый.

Бүләкләре

3 нче дәрәҗә Изге Станислав ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Оперативное лечение пупочной грыжи у животных // Уч. зап. Казан. вет. института. 1906. Т. 23.

К вопросу об удалении инородных тел из пищевода лошади наружной эзофаготомией // Уч. зап. Казан. вет. института. 1907. Т. 24.

Об операционных столах для лошадей // Уч. зап. Казан. вет. института. 1933. Т. 42.

Әдәбият

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). Казань, 2006.

Автор – М.Ш.Шәкүров